Search results
- Капкалар ябык, тәрәзә пәрдәләре төшерелгән, ишекләр шыгырдамый, беркем кереп-чыгып йөрми, хәтта этләр дә бер торып буталып йөргәннән соң яңадан баскыч төпләренә бөкләнеп ятканнар, тик ялгыз кояш күтәрелеп килә, җирдән дымсу тузан исе килә, үләннәрдә кибеп өлгермәгән эре чык тамчылары җемелди – җиңел, рәхәт шул чакта буш урам буйлап атлавы … Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Мин колхоз идарәсенең иске, зур агач өенә (бу берәр байдан калган өй булырга тиеш) килеп кергәндә, анда беркем дә юк иде. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Ләкин өйнең идәне су бөркеп, әрем себеркесе белән бик әйбәтләп себерелгән иде инде. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Бу аз гына дым һәм тузан белән аралаш әрем исе керүемә борыныма килеп бәрелде. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Гаҗәеп тәмле, хуш ис иде ул … Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Мин аны кат-кат борын тутырып иснәдем. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Идәнгә карагач, себеркедән төшкәләгән әрем бөртекләрен дә күрдем. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Безнең шәһәр җирендә табып кара мондый эссе ялан исен! Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Шул чакта йорт ягына чыга торган ишектән чиләк, себерке күтәреп бер чиста гына апай килеп керде. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- – Бик әйбәт әле, апа, – дидем мин. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)